Татарстанда шәһәрара тимер юл транспортында пассажирлар йөртү тарифы үзгәрә.
Төрлесе

Татарстанда шәһәрара тимер юл транспортында пассажирлар йөртү тарифы үзгәрә.

2022 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә шәһәрара тимер юл поездларында пассажирлар йөртү бәясе үзгәрәчәк

Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан 2021 елның 19 ноябрендә имзаланган 334-16/т-2021 номерлы карары нигезендә 2022 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә шәһәрара тимер юл поездларында пассажирлар йөртү тарифы түбәндәгечә булачак:

- беренчедән икенче шәһәрара зоналарда – 10 чакрымлы бер зонага 30 сум;

- өченчедән дүртенче шәһәрара зоналарда – 10 чакрымлы бер зонага 20 сум;

- бишенчедән сигезенче шәһәрара зоналарда – 10 чакрымлы бер зонага 18 сум;

- тугызынчыдан унөченче шәһәрара зоналарда – һәр зонага өстәмә 16 сум;

- ундүртенчедән егерменче шәһәрара зоналарда – 10 чакрымлы бер зонага 14 сум.

Тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе эшли) һәм шәһәрара тимер юл кассаларында белергә мөмкин.

 

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


поезд билет бәясе

Нет комментариев