Төрлесе

Татарстанга апрель кышы килә: минус 4 градускаә кадәр суыту һәм юеш кар көтелә

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин

22 апрельдә, Татарстанда кар, юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6-11 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип кисәттеләр ТР Гидрометеорология үзәге белгечләре.

Алдагы төндә республикада -4+ + 1 градуска кадәр суытачак (Казанда 0...-2 градуска кадәр). Көндез Татарстан буенча +2...+7 градустан югары булмаячак (башкалада +4+ + 6 градуска кадәр).

ТНВ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев