Күпләр, кышкы тәгәрмәч әрәм була, дип инде аларны җәйгегә алыштырырга тотындылар. Ә менә белгечләр машина тәгәрмәчләрен әле алмаштырмаска киңәш итәләр.
ЮХХДИ идарәсе җитәкчесе, полиция майоры Рафил Шәймөхәммәтов та тәгәрмәч алыштырырга сабыр итәргә кирәк, ди. Аныӊ фикеренчә, әле иртә-кич температура тискәре, бу очракта юллардагы юеш, карлы җирләр бозлавыкка әйләнергә мөмкин, ә бу үз чиратында юлда фаҗига китеререп чыгарырга сәбәп була ала.
Урамда уртача һава температурасы җиде көн дәвамында 5-7 градустан югары булганда гына җәйге резинага күчү куркынычсыз санала.
Фото: pixabay.com/ru
Нет комментариев