ТР Мәдәният министрлыгы грантын алу өчен балалар IT-хакатоны игълан ителде
Төрлесе

ТР Мәдәният министрлыгы грантын алу өчен балалар IT-хакатоны игълан ителде

2021 елда мәдәният өлкәсендә IT-проектларны гамәлгә ашыручы яшьләргә дәүләт ярдәме — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантын алу өчен «IT-хакатон — CULTURE OUTSIDE BORDERS» республика конкурсы игълан ителде.

«Хакатон балаларның мәгълүмати технологияләр өлкәсендә кызыксынуларын стимуллаштыру, балаларда заманча цифрлы җитештерү күнекмәләрен үстерү, мобиль һәм веб — кушымталар эшләү күнекмәләрен үстерү, укучылар тарафыннан IT технология юнәлеше буенча проект эшчәнлегендә иҗади потенциалны һәм белемнәрне гамәлгә ашыру өчен өстәмә һөнәри компетенцияләр алу максатыннан оештырыла», - диелә ТР Мәдәният министрлыгы хәбәрендә.

Хакатонда 3-5 кешедән торган командалар катнаша ала. Анда катнашу өчен 13-17 яшьлек Россия һәм чит ил гражданнары чакырыла.

Конкурс турында нигезләмә сылтама буенча.

Чыганак: «Татар-информ»

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


мәдәният министрлыгы дәүләт ярдәме Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы IT-проектлар «IT-хакатон — CULTURE OUTSIDE BORDERS» республика конкурсы

Нет комментариев