ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы «Россия агачы» конкурсында республика өчен тавыш бирергә чакыра
Төрлесе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы «Россия агачы» конкурсында республика өчен тавыш бирергә чакыра

Конкурста 47 уникаль тарихи агач катнаша. Тавыш бирү 1 августка кадәр дәвам итәчәк.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Татарстан халкын «Россия агачы — 2021» конкурсында республика өчен тавыш бирергә чакыра.

Татарстан исеменнән  региональ әһәмияттәге комплекслы профильле «Долгая Поляна» дәүләти табигать заказнигы территориясендә үскән Себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.) катнаша. Бу агач 2012 елда «Агач — тере табигать һәйкәле» Бөтенроссия дәрәҗәсенә ия булды. Чыршы яше - 134 яшь, биеклеге - 30 метрдан артык.

Конкурста 47 уникаль тарихи агач катнаша. Тавыш бирү 1 августка кадәр дәвам итәчәк.

«Россия агачы» конкурсы 2011 елдан бирле үткәрелә торган «Елның Европа агачы» халыкара конкурсының сайлап алу этабы булып тора.

Чыганак: «Татар-информ»

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


«Россия агачы» конкурсы «Россия агачы» ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы

Нет комментариев