Туган көнең белән, улым!
Төрлесе

Туган көнең белән, улым!

16 яшендә малае әтисеннән сорый: - Әти, миңа 18 яшь тулгач нәрсә бүләк итәсең ?

- Аңа кадәр ерак бит әле, улым,- ди әти кеше.

17 яшендә малай йөрәге белән хастаханәгә эләгә.

Көннәрдән беркөнне әтисеннән сорый: Әти, мин үләмме инде? - ди. Әтисе берсүз дә дәшми, күзләреннән аска төшерә.

Унсигез яше тулгач, малай өенә кайта һәм йокы бүлмәсендә хатка юлыга.
- Улым,- диелә хатта.- Хәтерлисеңме, син миңа, 18 яшем тулгач нәрсә бүләк итәсең дигән идең. Мин сиңа йөрәгемне бүләк итәм, улым! Туган көнең белән сине!

 

Зөлфия Шакирова тәрҗемәсе.

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


тормыш

Нет комментариев