Төрлесе

Туй өчен татарстанлылар матур даталар сайларга тырышалар

Күпсанлы парлар 26.06.2026да, 8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, шулай ук 30 августта – Республика Көнендә никахлашырга ниятли, дип сөйләде ул

Татарстанда никахлашу өчен матур даталар сайларга тырышалар, дип уртаклашты «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Казанның ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина.

Мондый күренеш, нигездә, 6.06.2026да күзәтелде. Күпсанлы парлар 26.06.2026да,  8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, шулай ук 30 августта – Республика Көнендә никахлашырга ниятли, дип сөйләде ул.

Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе статистикасы буенча, узган ел республикада никахлар саны 1,7% ка арткан, ә аерылышулар 20% ка кимегән. Бу күрсәткечләр буенча Татарстан Идел буе федераль округында иң яхшы регионнар рәтенә керә, дип хәбәр итте ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


туй

Нет комментариев