Балтач бистәсенең Булатов урамында яшәүчеләр чаң суга.
“Безнең Булатов урамы бик тар, әмма машиналар хәрәкәте ике яклы. Бистә үзәгенә килүче барлык машиналар да безнең урам аша уза. Тын да алып булмый. Моннан берничә ел элек бу хакта шәһәр җирлегенә дә әйттек. Тик әлеге мәсьәлә үзгәрешсез калды. Хәзер уку чоры, күпме бала биредән мәктәпкә бара. Тротуар булмагач, алар машина юлыннан хәрәкәт итәргә мәҗбүр. Юлда ике машина очрашса, уза алмыйлар. Кыш җитсә, бөтенләй мәхшәргә әверелә. Район җитәкчелеге безнең мөрәҗәгатьне игътибарсыз калдырмасын иде”, дип шалтыраталар биредә яшәүчеләр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев