Быел кыш узган елгы шикелле карлы булырга тиеш түгел.
Арча районы Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис Шәкүров быел кышның кайчан һәм нинди булып киләчәге турында сөйләде. Бу хакта «Ватаным Татарстан» яза.
— Быел кыш узган елгы шикелле карлы булырга тиеш түгел. Кар — аз, кыш салкын булыр. Чын кар декабрьнең унысына хәтле яварга тиеш. Менә шунда гына кыш башланачак. Ноябрь аенда 4-5 тапкыр кар күренеп алыр, тик ул эреп бетәчәк. Узган ел кышка фаразлар әйткәндә, көрәкләрегезне әзерләп куегыз, кар күп була дигәч, кибеттә көрәк калмады, алып бетерделәр. Кайбер кибетчеләр килеп, миңа рәхмәт тә әйтеп китте. Хәтта 7 ел яткан көрәкләрен дә сатып алып бетергәннәр, — дип бүлеште ул.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев