Ялларда бураннар янә әйләнеп кайта
Төрлесе

Ялларда бураннар янә әйләнеп кайта

Синоптиклар температура төнлә -11...-16 градус һәм көндез -8...-13 градус булачак дип фаразлый.

ТР Гидрометеорология үзәге ялларда бураннарның янә әйләнеп кайтачыгын, карлар явачагын фаразлый.

Иртәгә, ягъни 15 гыйнварда, республикада кар явачак, буран булуы көтелә. 18 метр тизлектә көчле җил исәчәк төнлә.

Якшәмбе көнне, тынычрак булыр, төбәгебез циклонның тыл өлешендә калачак дип фаразлый синоптиклар. Кайбер районнарда буран булу ихтималы да бар, кар явачак. Температурага килгәндә, сизелерлек үзгәрешләр юк, төнлә -11...-16 градус һәм көндез -8...-13 градус диелә метеорологлар хәбәрендә.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


һава торышы

Нет комментариев