Янгында ике кеше янып үлгән
Төрлесе

Янгында ике кеше янып үлгән

Фаҗигадан соң, кисәүләрне аралаган вакытта, ут белән көрәшүчеләр ике кешенең мәетен тапкан

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Алексеевский районында ике кеше янып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Урынга 105нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юл барган.

Алар килгәндә ялкын телләре 180 квадрат метр мәйданны тулысынча камап алган булган. Кисәүләрне аралаган вакытта, ут белән көрәшүчеләр ике кешенең мәетен тапкан. Хәзер мәрхүмнәрнең шәхесләрен, шулай ук янгынның ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклыйлар. 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


янгын

Нет комментариев