Яратабыз. Сагынабыз. Юксынабыз сине, Эльвира!
Төрлесе

Яратабыз. Сагынабыз. Юксынабыз сине, Эльвира!

Таузар авылы кызы, танылган журналист, диктор, ни кызганыч, өч ел элек фаҗигале төстә вафат булган Эльвира Ибраһимованың бүген туган көне.

Бүген иртәнге сәгатьләрдә үк Эльвирабызны якын иткәннәрнең вконтакте битләрендә сагыну, юксыну хисләре белән сугарылган котлаулар куела башлады.

Якташыбызның исемен мәңгеләштерү өчен көче, вакытын жәлләмәгән,Эльвираның якыннары белән һәрдаим элемтәдә торучы Актанышта яшәүче Резеда Храмова менә нәрсәләр дип яза: "Бүген Сиңа 45 тулыр иде. Инде өч ел җир куенында ятасың.Урының җәннәт түрләрендә булсын,Эльвира. Без сине онытмадык". 

Моңлы сандугачыбызны хөрмәт иткән һәркем күңелендә яңгыраган теләкләр бүген якташыбыз рухына дога булып барып ирешсә иде. Яратабыз. Сагынабыз. Юксынабыз сине, Эльвира.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев