Россия Үзәк банкы Чечен республикасы башкаласы Грозныйның 200 еллыгы уңаеннан истәлекле тиен акчалар чыгарды.
Бу хакта илнең төп финанс учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итә. Юбилей акчасының номиналы — 3 сум. Ул көмештән ясалган. Тәңкәнең алгы ягында «Грозныйга нигез салынуга 200 ел» дип язылган. Икенче ягында «Грозный-Сити» биек биналар комплексы фонында Әхмәт-Хаҗи Кадыйров исемендәге «Чечняның йөрәге» дип аталучы мәчет төшерелгән. Истәлек тәңкәсенең тиражы — ике мең данә.
Грозный шәһәренә нигез салынуга 200 ел тулуны быелның 5 октябрендә билгеләп үтәчәкләр.
Фото: Россия Үзәк банкы матбугат хезмәте
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев