Эссе җәйләрдә җиңел кузгалак ашы ашап алыгыз әле
Труд

Эссе җәйләрдә җиңел кузгалак ашы ашап алыгыз әле

Ашларыгыз тәмле булсын!

Кузгалак ашы пешерү рецепты!

300 г кузгалак, 4 бәрәңге, 1 кишер, 1 кап йомшак сыр, 4 аш кашыгы үсемлек мае, яшел суган, 2 аш кашыгы вакланган укроп, тоз, борыч.

Кишерне саламлап, кузгалак һәм суганны уртача зурлыкта турарга һәм майда кыздырырга. Сырны эре угычтан уарга яки вак итеп турарга. Шакмаклап туралган бәрәңгене тозлы суда 10-15 минут кайнатырга. Шунда ук яшелчәләрне, сырны өстәргә, борыч сибәргә. 2-3 минут кайнатырга. Уттан алгач, вакланган укроп сибәргә.

Ашларыгыз тәмле булсын! Сыр салмасаң да бик тәмле.

https://vk.com/sabantuynet


P.S. Рецепт Лениногорскийның "Заман сулышы" гәзитеннән алынды.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев