Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Труд

Кайгылардан баш арынмый... тагын хәсрәт

Нинди яхшы әти иде, балаларым дип яшәде, гаиләсен өзелеп яратты.

Бу арада кайгылы хәбәрләрдән баш арынмый. Шәхсән үземнән генә дә чыгып әйтә алам. Кинәт кенә туганымның кайнанасы үлеп китте, күршемнең әтисе мәрхүм булды, хезмәттәшемнең әтисе үлеп китте. Барысы да аралашып, якын итеп йөргән кешеләр, уңган, булдыклылар, рәхәт әңгәмәдәшләр иде. Кичә Балтачта,  балаларым йөргән   икенче балалар бакчасында эшләгән Рафил абыйның кинәт үлеп китүен ишеттем. Бүген исә бистәдәге танышым Резеданың ире Шамил, көчле авырып, якты дөньяларны ташлап китте.

... Резеданы әле үткән җомга көнне генә күрдем. Хәлләрен сорагач, өйдә әле мин, ирем авырый, дигән иде. Күзләреннән яшьләр бәреп чыкты. Артыгын төпченмәгән идем, ләкин йөрәктә авырлык, куркыныч сиземләү калды. Бүген исә Шамилнең үлемен ишетәм.  Күздә яшь. Нинди яхшы әти иде, балаларым дип яшәде, гаиләсен өзелеп яратты. "Шамил кечкенәдән үк минем күз алдымда булды, - ди Шамилнең тәрбиячесе Елена Хаҗиева.- Бакчага минем төркемгә йөрде. Өйләнеп, тормыш корып, балалары тугач, улы Әнвәр минем төркемдә тәрбияләнде. Бик ачык йөзле, яхшы бала, әти, ир иде. Бик кызганыч. Үзебез дә шок хәлендә. Урыны оҗмахта булсын."

Мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз, сабырлыклар телибез. Шамил Сабиров юллар идарәсендә эшли иде. Кызганыч, бик кызганыч, бик иртә китеп барды... Яшисе дә, яшисе иде әле... Тик, катлаулы чирләр беркемне дә аямый шул, аеруча да яхшы бәндәләрне. Шуңа күрә, таза-сау чакта тормышның ямен күреп, бер-берләребезне хөрмәт итеп, начарлыклар кылмый яшәсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгы-хәсрәт