Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Труд

Октябрь аенда Буа, Чүпрәле, Мөслим районнарында кош гриппы очраклары теркәлде. Балтачта?

Алданмас өчен сатучының исем-фамилиясен, машина номерын һәм телефон номерын язып алсагыз да зыян итмэс.

Бу елның 7 октябренэ кадәр Татарстан Республикасы хайваннарда йогышлы авыруларның

барлык төрләре буенча имин булып саналып килде. Әмма, 7 октябрьдә Буа районының

„Хәйруллин“ фермер хуҗалыгында кош гриппы теркәлде. Инфекция чыганагы булып Чувашия

Республикасыннан ветеринария документларыннан башка кертелгән авыру үрдәкләр торуы

ачыкланды. 1000 башка якын каз һәм 117 үрдәк юк ителде. Документларсыз, очсызгарак алынган

кошлар аркасында хуҗалык керемен югалтты.

20 октябрьдә Мөслим һәм Чүпрәле районнарында да кош гриппы булуы билеге булды.

Бу очракта кошларның табигый сулыкта инфекция йоктырулары ачыкланды. Сулыкларда кыргый

су кошлары да яшәгән булган. Кыргый кошлар үзләре сирәк авырый, әмма алар кош гриппын

тарату чыганагы булып торалар.

Йорт кошларын грипптан саклау өчен авыл халкына берничә киңәш бар иде: беренчедән,

кошларны урамга чыгармыйча торырга һәм башка кошлар белән кушылуларыннан сакларга кирәк;

икенчедэн, кошлар инде үсеп җитү сәбәпле, озакка сузмый каз өмәләре оештырылса бик яхшы

булыр иде. Россия һәм Татарстан буйлап кош гриппы йөргәндә, аны ветеринария хезмәткәрләре

генэ туктатып кала алмый, чөнки чир кыргый кошлардан да иярергә мөмкин.

Татарстанда кош-кортларны алып сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр бик күп. Күбесе

ветеринарлар белән тыгыз элемтәдэ торсалар да, арада төрлесе була. Теләсә нинди терлек яки

кош-корт сатып алганда, аларның каян булуын сорарга һәм тиешле документ таләп итәргә кирәк.

Алданмас өчен сатучының исем-фамилиясен, машина номерын һәм телефон номерын язып

алсагыз да зыян итмэс.

Саба территориаль бүлеге баш даүләт ветеринар инспекторы Латыпов И.И.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кош гриппы