Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Труд

Сау-сәламәт, озын гомерле булыгыз, Ил агалары!

Әлеге фотоның тарихы менә шулай

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның 85 яшьлек юбилее. Һәм шулай ук райондашыбыз, совет һәм хуҗалык эшлеклесе, озак еллар җаваплы җитәкче постларда эшләгән Дамир Габдрахмановның да 85 яшьлек гомер бәйрәме. Иртән Дамир аганы юбилее белән котладык та (телефоны буш вакытка юлыга алдык үзе, алай да бер-ике шалтыраттык, телефон буш түгел иде, сөйләшә – котлыйлар ил агасын!), Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрипович белән бергә төшкән фотосурәт турында сораштык.

– Чепья авылы мәдәният йорты ачылышында төшкән фото бу, – диде Дамир абый.–– Анда Минтимер Шәрипович үзе килгән иде. Алдынгыларны котладылар да, аннан сәхнәгә мине дәштеләр һәм шунда Минтимер Шәрипович миңа Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. Ул хатны хакимияттәгеләр Казаннан алып кайтып тапшырган да булырлар иде, әмма Минтимер Шәймиев үзе бирәсе иткән. Сәхнәдә кул кысып, кочаклады да, бүген безгә 140 яшь, диде елмаеп. Икебезгә дә 70 яшь, икебез дә бер көнне туганбыз. Ул ТАССР Министрлар Советы Рәисе булып эшләгәндә, мин Балтач районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы идем, аннан өч ел район башкарма комитеты рәисе булып эшләдем. Минтимер Шәрипович ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булып эшләгәндә дә эш буенча хәбәрләшеп, аралашып яшәдек. ТАССРның Министрлар Советы Рәисе булганда мин аңардан бер мәртәбә дә кисәтү, тәнкыйть ишетмәдем. Юбилейларда бер-беребезне котлаштык, илле яшьлегемдә ул да мине котлады, мин дә аны котлап кайттым. Әнә шулай үз итте, якын итте ул мине.

Әлеге фотоның тарихы менә шулай. Кызык һәм күңелле! Сау-сәламәт, озын гомерле булыгыз, Ил агалары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 85 яшьлек юбилей