Уңышы аз булгач, бәясе кыйммәттер инде
Кайбер урыннарда вактан ары эресе күренмәде дә
Уңышы аз булганның бәясе кыйммәт була. Әлеге базар канунына ияләнеп беттек инде. Бәрәңге дә менә быел урыны-урыны белән мул булды, ә кайбер урыннарда вактан ары эресе күренмәде дә. Яңгыры да бит яуган җирдә гел яуды, кайбер урыннарда тамчысы да төшмәде. Бәрәңгенең бәясе болай 15-20 сум диләр, ә кала базарларында 40 сумга кадәр очрый, ди. Һәм “ә” дигәнче алып та бетерәләр икән. Язга таба 50 сумга кадәр күтәрелер әле дип тә фаразлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев