Татарстанда “Ел лидеры-2018” җиңүчесен сайлыйлар
Республикада балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең 140 активисты һәм җитәкчесе “Ел лидеры” исеме өчен көрәшәчәк.
Татарстанда балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәсе лидерлары һәм җитәкчеләре арасында “Ел лидеры” республикакүләм бәйгесе җиңүчеләрен сайлыйлар. Бу хакта “Татмедиа” агентлыгының матбугат хезмәтләре белән эшләү һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге хәбәр итә.
“Бу бәйге 16 нчы тапкыр уза. Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең 140 активисты һәм җитәкчесе “Ел лидеры” исеме өчен көрәшәчәк. “Ел лидеры” 9 номинациядә уза. Анда төбәкара, төбәк, җирле балалар һәм яшьләр оешмалары, коммерцияле булмаган оешмаларның 11 яшьтән алып 30 яшькәчә җитәкчеләре катнаша”, - диелгән хәбәрдә.
Бәйгенең читтән торып катнашу этабында республиканың 29 районыннан 200 дән артык кеше катнашты. 22 октябрьдә башланган этапка 27 муниципаль берәмлектән 140 катнашучы узды.
26 октябрьдә “Мәскәү” мәдәният һәм спорт үзәгендә “Ел лидеры -2018” балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләренең XVI республикакүләм конкурсы узачак. Бәйгенең төбәк этабында җиңүчеләр балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләренең “XXI гасыр лидеры” Бөтенроссия бәйгесендә катнашачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/24/173978/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев