Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ябыгуның иң гади кагыйдәләре билгеле

Русия табиб-диетологы Елена Соломатина диеталарсыз һәм тренировкаларсыз ябыгуның “йомшак” режимы хакында сөйләде.

Белгеч фикеренчә, 3-4 ай эчендә артык килограммнардан котылу өчен берничә гади кагыйдәне үтәү дә җитә.  Иң элек Соломатина дөрес йокының никадәр мөһим икәнлеге хакында искәртә. Ябыгуга йогынты ясаучы үсү гормоны (соматотропин) төнге 00.00 сәгатьтә, кеше тирән йокы фазасында булганда,  бүленә башлый, шуңа ябыгырга теләүчеләргә 23.30га кадәр йокларга ятарга киңәш ителә.

Артык гәүдә авырлыгыннан арынырга теләгәндә түбән калорияле диеталарда утырып җәфаланырга кирәкми дигән фикердә Соломатина. Диетолог тиз үзләштерелә торган аксымга өстенлек бирергә, кыздырылган итне пешкәненә, майлы дуңгыз итен – тавык, күркә ите һәм балыкка алмаштырырга киңәш итә. Кызыл итне табиб атнасына ике тапкырдан да ешрак ашарга киңәш итми. Аннары, көндәлек рационда ябыгуга тәэсир итүче яшелчәләр һәм  яшел тәмләткечләр булырга тиеш.

Майлардан арынуда һәм метаболизмны тизләштерүдә тәмләткеләр булыша, мәсәлән, борыч, сарымсак һәм имбир. Ябыгу өчен иң яхшы коктейль – кыяр, имбир һәм лаймнан ясалган смузи, ди Соломатина. Ябыкканда шулай ук шикәрсез яшел чәй эчү дә файдалы.

Табиб организм сусаудан интекмәсен өчен һәм тизрәк ябыгыр өчен су эчү файдасы хакында искә төшерде. Тәүлегенә 1 килограмм гәүдә авырлыгына ким дигәндә 30 мл  су эчәргә кирәк. Аның фикеренчә, көненә 5 тапкыр туклану файдалы. Капкалауларга яшелчә-җимешләр алырга кирәк.  “Углеводлар азрак булсын, чөнки алар  симертә һәм глюкоза дәрәҗәсен арттыра!” – дип кисәтте ул.

Тагы бер гади, әмма ябыкканда бик мөһим кагыйдә: ятарга 3-4 сәгать калк кичке ашны ашау.  Соломатина татлы газландырылган эчемлекләрдән, камыр ризыкларыннан, снеклардан, фастфудтан баш тартырга киңәш итә. Иң мөһиме, табиб фикеренчә, үзеңә максат куярга һәм аны акрынлап тормышка ашырырга. Бары тик шундый юл белән билгеләнгән бер вакытка  теләгән формага килергә мөмкин, дип яза Өмет.

 

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ябыгу диета