Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Төзәлмәс яра яки йөзләрчә ватандашларыбызның арасыннан туганыбызны таптык (+фото)

Һәр елны  Җиңү бәйрәме якынлаша барган саен күңелдә сагышлы уйлар кузгала, чөнки без, солдат балалары сугышның эчендә кайнаган әтиләр, абыйлар, апалар белән үстек. Бу легендар кешеләребез инде якты дөньядан китеп бетәләр. Еллар үткән саен аларны сагыну, ярату арта гына бара. Аларның кадерләп саклана торган фотокарточкаларын, хатларын, үлеп калучыларның үлемнәре турындагы хәбәрнамәләрен кулга алып сагышланып утырасың.

Безнең әби Газзә Галимова фронтка ике улын , бер кызын озаткан. Минем әтием Йосып Нәбиев белән кызы Разия Нәбиева Җиңү көнен исән каршылаганнар. Ә өченче баласы Мәгъсүм абый 18 яше тулар-тулмаста Венгрия җирендә ятып калган. Әбием өчен Җиңү бәйрәме иң сагышлы көн булып ул аныелап уздыра иде.

Мәгъсүм абый сугышка 1943 елның көзендә алынган. Свердловскта танкистлар хәзерли торган курсларны тәмамлап фронтка җибәрелгән. Фронттан соңгы хаты белән карточкасы 1944 елның 17 ноябрендә килә. Анда: “...үземнең начар гына булган карточкамны җибәрәм. Югалтмыйча саклагыз. Мине  өзелеп сагынганда шуңа карап искә алырсыз”,  дип язылган. Ә 1945 елның 17 гыйнварында әби улының үлеме турында хәбәр ала. . Анда: “Ваш сын автоматчик Магсум Набиевич в бою за Социалистическую Родину, верный воинской присяге, проявив геройство и мужество погиб 22 декабря 1944 года”, дип язылган һәм күмелгән урынының адресы күрсәтелгән.

Үткән ел Җиңү бәйрәме алдыннан Казан шәһәрендә яшәүче оныгыбызның  сыйныф җитәкчесе балалардан сугышта үлгән туганнарының сакланып калган карточкаларын, алар турында белешмәләр алып килүләрен сораган.

Хәзер тезника заманы. Киленебез интернет аша Венгриягә чыгып, совет сугышчылары турында белешмәләр эзли башлаган. Һәм безнең өчен куанычлы хәбәрләр тапкан.  Мәгъсүм абый Венгриянең Секешфехервар шәһәреннән 7 чакрым ераклыктагы Бергенд авылында  совет сугышчыларының үзәк каберлегендә күмелгән. Каберлеккә шәһәр мэриясе шефлык итә икән. Шулай ук совет сугышчыларына багышланган мемориаль үзәк ачылган. Анда дистәләгән мәрмәр щитларга Венгрияне немецлардан азат итүдә һәлак булган совет сугышчыларының исем-фамилияләре язылган.

Без дә йөзләрчә ватандашларыбызның арасыннан Галимов Мәгъсүм Нәбиевич дигән туганыбызның исемен укыдык. Күзләргә яшь тулып, бу минутларда әбиебез Газзәнең улын өзелеп сагынуын, юксынуын искә төшердек.

Нурия Галләметдинова (Нәбиева)

Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев