Балтач бистәсендә яшәүче Динә Җәләловага 90 яшь тулды (+фото)
Юбилейлар белән котлау

Балтач бистәсендә яшәүче Динә Җәләловага 90 яшь тулды (+фото)

Гомере буе авыр хезмәт белән көн күреп, ире Тәлгать белән өч бала тәрбияләп үстергән Динә апа картлыгында кадер-хөрмәттә, муллыкта гомер кичерә.

Кызганыч, 2013 елда тормыш иптәше генә бакыйлыкка күчкән. Улын югалту хәсрәте дә читләп үтмәгән аны.

– Ялгызым яшәсәм дә, бик тәрбиядә торам. Балаларыма бик зур рәхмәт. Яхшылыклары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын, – ди Динә апа.

Җитәкчеләрнең үзен юбилее белән котларга килүләренә дә бик сөенде ул.

Юбиляр хакында тулырак «Хезмәт» газетасының алдагы санында.

Фото: автор


өлкән юбилярлар 90 яшьлек олуг юбилей юбилей белән котлау

Нет комментариев