Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар белән котлау

БҮГЕН МӘГАРИФ ХЕЗМӘТЕ ВЕТЕРАНЫ РАМАЗАНОВА КЛАРА ФӘЙЗРАХМАН КЫЗЫНА 90 ЯШЬ ТУЛДЫ ? (+фото)

Котлауларга без дә кушылабыз, Клара апага корычтай нык сәламәтлек телибез! ?

Рамазанова Клара апа 1932 елның 5 гыйнварында ТАССРның Балтач районы Балтач авылында туа. Әтисе Рамазанов Фәйзрахман Рамазан улы сугышка кадәр РОНО мөдире була, фронтта һәлак була, әнисе Рамазанова Мәгъмүрә Гафар кызы – укытучы ??
 
Клара Фәйзрахмановна биш бала арасында иң өлкәне. 1949 елда Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлый һәм шул ук елны Казан дәүләт университетының география факультетына укырга керә. Укуын тәмамлаганнан соң, 1954 елдан Ульяновск шәһәрендә Барановка урта мәктәбендә 5 ел география фәнен укыта…??‍?✅

Халык мәгарифен үстерүгә керткән олы хезмәтләре өчен Клара апага 1967 елда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе, 1973 елда Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы исеме бирелә. Ул шулай ук берничә медаль белән дә бүләкләнә???

Бүген юбилярны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, РОНО һәм Балтач урта мәктәбе хезмәткәрләре тәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр ?? Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм соңгы эш урыны исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар ??

Котлауларга без дә кушылабыз, Клара апага корычтай нык сәламәтлек телибез! ?

  • Юбилярның кире Балтачка кайтуы һәм бүгенге тормышы турында «Хезмәт» газетасының алдагы саннарында…??

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар 90 яшьлек олуг юбилей юбилей белән котлау