Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар белән котлау

БӨТЕН ГОМЕРЕН МЕДИЦИНАГА БАГЫШЛАГАН АЛДЫРОВА АВГУСТИНА АЛЕКСАНДРОВНАГА — 90! ? (+репортаж)

Юбилярны без дә тәбриклибез! Аңа корычтай нык сәламәтлек телибез! ??

Августина Александровна гомере буе Яңгул участок хастаханәсендә башта дезинфекцияләүче, аннан шәфкать туташы булып хезмәт куя. Кыз чагыннан ук үз тормышын медицинага багышлаган юбиляр пенсиягә дә Яңгул больницасыннан чыга. Тормыш иптәше белән дә биредә гаилә коралар, әмма ни аяныч, ул 62 яшендә вафат була. Августина апа бүгенге көндә Иске Турья авылында улы һәм килене белән матур гына яши бирә. Юбиляр бәхетле картлык кичерә, бүгенге көнгәчә хәтта үзе камыр баса, пилмән, мантый, өчпочмак һ.б. ясый. ??

Августина Александровна 2 улы һәм 1 кызы, 4 оныгы һәм 7 оныкчыгы кадер-хөрмәтендә бар булганнан кәнәгать булып яши ???

Юбилярны без дә тәбриклибез! Аңа корычтай нык сәламәтлек телибез! ??

✨ Изге теләкләр, матур бүләкләр, иң мөһиме җылы сүзләр турында «Хезмәт» газетасының алдагы саннарында…??❤️
 

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар 90 яшьлек олуг юбилей юбилей белән котлау