Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар белән котлау

«НОРМАБАШЛЫЛАР ӘЛЕ ДӘ ГӨЛМӘНВӘР ӘБИ КЕБЕК ЭШЛӘГӘН КЕШЕ ЮК, ДИЛӘР» ??

Бүгенге көндә кызы гаиләсе белән Кариле авылында яшәүче Гөлмәнвәр Хәбибулла кызы Фазылҗанованың бүген күркәм юбилее. Аңа 95 яшь тулды! ?

«Үзем кереп ятасы урынга, баламны җирләдем», – ди күптән түгел генә икенче улын да бакыйлыкка озаткан Гөлмәнвәр әби. Бүгенге көндә кызы Рушания белән матур, мул, тыныч тормышта яшәгән мөлаем әбинең язмышы күбесенчә хәсрәтле шул. 16 яшендә үк зурлар белән беррәттән, бертигез эшләтәләр аны, белем алырга вакыты да, мөмкинлеге дә булмый, заманалар шулай таләп итә. Шул чакта, әтисе аны эшкә озатканда: «Әтием, бу безнең синең белән соңгы очрашуыбыз булыр инде…» – ди, күз яшьләреннән буыла-буыла 16 яшьлек Гөлмәнвәр әби, ә ул вакытта – бала… Шулай килеп чыга да, әтисен бүтән беркайчан да кочакларга насыйп булмый Гөлмәнвәр әбигә ? «Эш бетмичә ашарга рөхсәт юк иде», – ди кызы Рушания да, әнисенең хезмәткә, ипигә булган хөрмәтен искә төшереп ??

Гөлмәнвәр әби быел беренче тапкыр, сәламәтлеге аркасында, суган ала алмый, башка бакча эшләренә дә рәте юк аның, шуны аңлаганлыктан бик озак утырып елый ул… ? Быел беренче тапкыр эшли алмаган… 94 яшендә… «Эшли алсам, мөмкинлегем генә булса, хәзер дә рәхәтләнеп, дер китереп эшләр идем», – ди Гөлмәнвәр әби, күз яшьләре аша елмаеп ??

Сәламәт кенә бул, яме, Гөлмәнвәр әби! Сине кызың, оныкларың, оныкчыкларың, оныкчыкларыңның балалары бик ярата, хөрмәт итә. Без дә котлыйбыз сине. Син барыбызга да үрнәк. Тормышка мәхәббәтең, хезмәтне сөюең белән. Тулырак «Хезмәт» газетасының алдагы саннарында укып, Гөлмәнвәр әбигә сез дә сәламәтлек теләрсез әле, дуслар ??❤️


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар 95 яшьлек юбилей өлкәннәр күркәм юбилей Кариле авылы