Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беренче ирем икенче иремнең хатынына йортка кергән...

Гаиләләр белән алмаштык...

«Ике балам бар. Бәләкәйләр әле. Ирем белән начар яшәдек. Ул төскә-башка бик матур, шуңа кызыгып чыккан идем, әмма азгын, эчәргә яраткан кеше булып чыкты. Күнеп яшәп ятар идем, көтмәгәндә хәзерге иремне очраттым. Ул миннән өлкән, ике студент баласы бар. Әмма мин аның белән чын ирнең нинди булуын белдем. Мине бүләкләргә күмде, алтын бизәнгечләр бүләк итте.

Икенче шәһәргә күчеп китеп, фатир снимать итеп яши башладык. Ирем хатынына озак түзеп яшәгән. Ул Себердә эшләгән, хатыны беркайда да эшләмәгән, акчасын гына туздырган. Ялга кайткан ирен дә яхшылап карамаган. Минем белән танышкач, ул чыгып китте. Мине дә карый, балаларымны да, эшләмә, ял ит, өйдә утыр дигәнен ишетеп, куанычымнан елыйм. Ирләрнең андый була алуын белми идем.

Тик иремне хәзер хатыны йончыта башлады. Туктаусыз шалтырата, балаларын каршы котырта. Күптән түгел аның минем беренче ирне йортка керткәнен белдек... Тәүге ирем мин балалар белән чыгып киткәндә исе китмәде, каршы килмәде, ә хәзер шул хатынга кушылып этлек кыла. Без яшәгән шәһәргә күчеп килеп, яныбызда гына фатир снимать иткәннәр. Ирем хатыныннан аерылса да, аның әллә ниләргә алган кредитларын түли, акча да бирә, балаларын карый. Шуңа карамастан, безне ташламый. Ничек котылыр икән ул алардан?»

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше язмышы