«Әниемнең җылы кочагы-2026» бәйгесе дәвам итә
Җәмгыять

«Әниемнең җылы кочагы-2026» бәйгесе дәвам итә

Бәйге 23 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк

Бөтендөнья татар конгрессы мәктәп укучылары арасында игълан иткән «Әниемнең җылы кочагы-2026» бәйгесе дәвам итә.

Конкурс I-IV, V-VIII һәм IX-XI сыйныф укучылары арасында уздырыла, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Бәйгедә катнашучы, «Конкурс номинацияләре» шартларына туры китереп, әнисе турында үзе иҗат иткән, яисә башка авторның әсәрен сәнгатьле итеп сөйләп («Шигърият» яки «Проза») видеога төшерергә һәм «Бөтендөнья татар конгрессы конкурслары» төркеменә урнаштырырга тиеш.

Язма башында исем-фамилияңне, яшеңне, кайдан икәнеңне күрсәтергә кирәк.

Сез дә әниегезгә иң җылы хисләрегезне җиткерегез һәм безнең бәйгедә катнашыгыз! Нәкъ менә сезнең эш җиңүче булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Татар-информ


Нет комментариев