Авылыма кайткан саен су эчәмен Кәлтидән... (+фото)
Җәмгыять

Авылыма кайткан саен су эчәмен Кәлтидән... (+фото)

Зөлфәт Хәйруллинның авылын, якташларын сагынып, Чапшар авылындагы "Кәлти" чишмәсенә багышлап шигырь язган! Сез дә укып карагыз әле.

Авылыма кайткан саен 
Су эчәмен Кәлтидән. 
Суы тәмле-көчем арта, 
Әйтерсең лә, мин - имән. 


Җырлый башлыйм, никтер көләм, 
Кәлтиемә баш иям. 
Чикләвекләр моңсу гына 
Безнең якка баш игән.  


Карамалар, карангалап, 
Эч серләрен сөйлиләр. 
Күп чишмәле моңсу авыл 
Чапшар көен көйлиләр.  


Миләшләр дә, елмаешып, 
Сабакларын селкиләр. 
Кәлтидән дә матур чишмә 
Бу тирәдә юк, диләр! 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев