Балтач балалары мавыктыргыч экскурсиядә булган
Дүрт көн эчендә күргәзмәне Балтач районы мәктәпләреннән 160 укучы караган
Авыл хуҗалыгы Министрлыгы инициативасы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, 12 майдан 19 майга кадәр Лаеш районының Нарманка авылындагы Агробиотехнопаркта урнашкан Казан дәүләт аграр университетының инновацион мәйданчыгында «Мин Агрода» исеме астында «Агросәнәгать комплексының һөнәрләр шәһәре» һөнәри юнәлеш бирү чарасы уза.
Дүрт көн эчендә күргәзмәне Балтач районы мәктәпләреннән 160 укучы караган. Күргәзмә терлекчелек, үсемлекчелек һәм агросәнәгать комплексы юнәлешләре буенча оештырылган. Мавыктыргыч экскурсияләр балаларны аграр сектордагы һөнәрләр дөньясы белән таныштыра һәм, киләчәктә агроном һәм механизатор һөнәрен сайлауга этәргеч булып тора.
Район җитәкчелегенә һәм шулай ук «Кама» авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Нәҗипов Рәкыйп Нәкыйп улына балаларга күргәзмә белән танышырга мөмкинлек биргәннәре өчен зур рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев