Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Балтач укучылары җәйге ялны хезмәттә уздыра

Хезмәт сөючән гаиләдә тәрбияләнеп үсә торган балалар җәйге чорны акча эшләп алу айлары буларак көтә

Җәйге каникуллар вакытында мәктәп укучылары ял итеп кенә калмый, эшкә урнашып, акча да эшли. Районыбызда әлеге юнәлештә эшләр ничек оештырылган? Ачыклык кертер өчен берничә сорау белән район мәшгуллек үзәге җитәкчесе Алмаз Сибгатуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Алмаз Зәкәриевич,  җәйге ял чорында бераз акча эшлим дигән балаларга районыбызда эшләргә мөмкинлекләр бармы?
– Чыннан да, хезмәт сөючән гаиләдә тәрбияләнеп үсә торган балалар җәйге чорны акча эшләп алу айлары буларак көтә. Район мәшгульлек үзәге “Мелиоратор”, “Борнак”, “Төзекләндерү”, “Игенче”, “Татарстан”, “Дуслык”, “Мегаом” оешмалары  белән килешү төзеп, укучыларга җәйге чорда акча эшләү мөмкинлеген тудырды.

– Быел ничә бала сезнең үзәк аша эшкә урнашты?

– Балтач мәшгульлек үзәге аша быел эшкә 22 бала урнашты.

– Хезмәт хакларына килсәк...

– Эшкә урнашкан балаларга законда күрсәтелгән минималь хезмәт хакы күләмендә акча түләнә. Бүгенге көндә РФ Хезмәт кодексы нигезендә минималь хезмәт хакы күләме 28160 сум тәшкил итә. РФ Хезмәт кодексы нигезендә укучыларга түләү минималь хезмәт хакыннан да ким булмаска тиеш.

-  Алмаз Зәкәриевич, балалар көненә ничә сәгать эшләргә тиеш?

- Балалар өчен эш сәгате аларның яшенә карап билгеләнә. Хезмәткә урнаштырылган 16 яшькә кадәрге балаларга эш сәгате атнасына 24 сәгатьтән артмаска тиеш. 16-18 яшьтәгеләр өчен эш сәгате 35 сәгать тәшкил итә. Көнлек эш сәгатенә килсәк, 14-15 яшьлекләр – 4 сәгать, 15-16 яшьлекләр – 5 сәгать, 16-18 яшьлекләр 7 сәгать эшли. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнашкан укучыларга, хезмәт хакыннан тыш, эшләгән ай өчен 2650 сум күләмендә матди түләү дә бирелә.

Берничә еллык статистикага күз салсак, каникул чорында эшкә урнашучы балалар саны артамы, кимиме?

– Эшләргә теләгән балалар саны тотрыклы кала дип әйтер идем, әмма кызганычка каршы, теләгән һәрберсен эшле итеп булмый, аеруча кыз балалар өчен эш урыннары юк дәрәҗәсендә. 2024 елда безнең үзәк аша 251 бала эшләгән булса, 2025 елда бу сан 195не тәшкил итә. Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк, бу саннар безнең үзәк аша эшкә урнашкан балалар саны гына. Әле үзе турыдан-туры эш бирүче белән килешү төзеп эшләүчеләр дә шактый. Шулар өстенә хезмәтләрен рәсмиләштермичә генә эшләүчеләр дә юктыр дип әйтеп бетереп булмый. Ничек кенә булмасын, мәктәп укучыларының җәйге ялларын хезмәттә уздырулары куандыра.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Әңгәмәдәш – Гөлзидә Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эш хезмәт