8 сентябрь көнне Балтач бистәсенеӊ Мәдәният үзәгендә Бөтенрәсәй татар гаиләсе фонды һәм Балтач район Советы ярдәме белән әзерләнгән «Пар канатлар» дип исемләнгән Гаилә бәйрәме узачак.
Балтач районында 50-60 ел һәм аннан да озаграк бергә гомер иткән гаиләләр бәйрәмнеӊ төп кунаклары булачак. Гаилә учагын ничек сүндермичә сакларга, балаларга һәм оныкларга нинди үтемле киӊәшләр бирергә, кыскасы, ничек бәхетле булырга дигән сорауга җавапларны беләсегез килсә, бәйрәмгә рәхим итегез! Башлана 18 сәгать 30 минутта.
Фото: http://radiotatarstana.ru/program-category/par-kanatlar/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев