Адәм баласы бик әшәке бездә. Утырткан агачларны, чәчәкләрне казып алырга да күп сорамыйлар. Тимер ише әйберләрне әйткән дә юк.
Язын Казан юлындагы Әфганчылар һәйкәлендәге баганалар арасына беркетелгән чылбырларны, инде үсеп килүче чыршыларны урлаганнар иде. Шушы көннәрдә, тау-таш арасында һәм кайткач үлгән әфганчыларның исемнәре язылган такталар янына утыртылган күпъеллык чәчәкләрне дә казып алып киткәннәр. Кемнәрнең кулы бары икән мондый адымга? Мәрхүмнәрне мыскыл итү булмыймы бу? Инде кешедән курыкмасыннар да ди, ә гөнаһысын кая куярга?
Нет комментариев