Әтнә авылында сайлау участогы күпфункцияле үзәктә урнашкан
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Рашит улы Абашев һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллиннар Әтнә авылының 1073 номерлы сайлау участогында сайлау процессының барышы белән дә таныштылар.
«Һәрбер тавыш исәптә. Бүгенге сайлау нәтиҗәләреннән иртәгә нинди проектлар гамәлгә ашырылуы, социаль сфера, шул исәптән сәламәтлек саклау, мәгариф һәм төзекләндерү өлкәләренең ничек үсәчәге тора. Гражданлык бурычын үтәү — иртәгесе көнгә җаваплылык алу дигән сүз» — дип басым ясады Альмир Рашит улы Абашев.
Әтнә авылында сайлау участогы күпфункцияле үзәктә урнашкан. Үзәктә шулай ук Әтнә фельдшер-акушерлык пункты да эш көннәрендә халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтә. Пункт мөдире, фельдшер Рәйханә Габделхак кызы Нуриева инде 40 елдан артык авылдашларының сәламәтлеге сагында. Альмир Рашит улы фельдшер-акушерлык пунктының бүгенге хәлате, уңайлы медицина ярдәме күрсәтү торышы белән дә танышып чыкты.
Нет комментариев