Балтачлылар «Шәҗәрә» Бөтенроссия бәйге-фестивалендә җиңү яуладылар
Җәмгыять

Балтачлылар «Шәҗәрә» Бөтенроссия бәйге-фестивалендә җиңү яуладылар

«Шәҗәрә – Моя родословная» бәйгесе тарихи хәтерне саклау, гаилә тамырларын өйрәнү, шәҗәрәләргә карата кызыксынуны арттыру һәм буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту максатыннан үткәрелә

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган «Шәҗәрә – Моя родословная» Бөтенроссия бәйге-фестиваленә нәтиҗәләр ясалды. 

Бәйгедә катнашучылар гаилә тарихына, шәҗәрәләрне һәм гаилә традицияләрен саклауга, буыннар дәвамчанлыгына багышланган эзләнү һәм иҗади эшләр тәкъдим итте.

«Туган ил тарихында безнең гаилә» номинациясендә Кәрим Галимҗанов – икенче, «Хатын-кызлар тармагы: нәсел сакчылары»  номинациясендә Эвелина Бәдретдинова – 1 урын, Алсу Низамиева -3 урын, «Һөнәри шәҗәрә»  номинациясендә Гөлсем Миңнебаева  1 урын яулады. Котлыйбыз!

 

 


Нет комментариев