Балтачның көмеш волонтерлары кулланылышта булган әйберләргә икенче тормыш бүләк итә
Түгәрәккә йөрүчеләр таба тоткычлары, сумкалар, яулыклар тегәләр. Яшьләр өчен мастер-класслар бирәләр, осталык серләрен буыннан-буынга тапшыралар
Россия Хезмәт министрлыгы мәгълүматлары буенча, «Актив озын гомер» программаларында катнашучылар саны арта бара. Бүген 15 миллионнан артык өлкән буын кешесе яңа белемнәр ала, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнә, социаль проектларда волонтер сыйфатында катнаша.
Мондый мөмкинлекләрне үстерү – өлкән яшьтә актив һәм кызыклы тормыш өчен шартлар тудырырга ярдәм итүче «Гаилә» милли проектының төп бурычларыннан берсе.
«Наз» үзәгендә «Кул эшләре остасы» түгәрәге эшләп килә. Әлеге түгәрәк тегәргә өйрәнә торган урын гына түгел. Биредә көмеш волонтерлар кулланылышта булган әйберләргә икенче тормыш бүләк итә.
Түгәрәккә йөрүчеләр таба тоткычлары, сумкалар, яулыклар тегәләр. Яшьләр өчен мастер-класслар бирәләр, осталык серләрен буыннан-буынга тапшыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев