Балтачта төзелеш эшләре тулы көченә бара
Район җитәкчесе төзелеш процессында тәртип һәм профессионализм мөһимлеген ассызыклады
Балтачта төзелеш эшләре тулы көченә бара. Район үзәгендәге 12 фатирлы йортның һәм боз сараеның төзелеше, шулай ук «Романтик» ял лагеры һәм Шубан мәктәбендәге төзекләндерү эшләре актив рәвештә дәвам итә. Бу объектларның барышы белән район башлыгы Рамил Нотфуллин да якыннан кызыксынды.
Шубан мәктәбендә төзекләндерү эшләре тагын бер атнадан тәмамланырга тиеш. Боз сараенда да яңалыклар көннән-көн арта: газ һәм су кертелгән, бизәү һәм матурлау өчен төсләр сайланган.
Башка объектларда да эш темпы яхшы саклана. Шулай да, төзелеш һәм төзекләндерү эшләрен вакытында тәмамлау мөһим, чөнки бер айдан көзгә керәбез, ә бу фасылда һава торышы үзгәрүчән һәм ышанычсыз була ала.
Рамил Нотфуллин һәр объектта төзүчеләр һәм подрядчы оешма җитәкчеләре белән аралашып, сыйфатлы эш башкаруны һәм төзелеш калдыкларын вакытында җыюны, чисталыкка игътибар итүне таләп итте. Төзелеш процессында тәртип һәм профессионализм мөһимлеген дә ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев