Безнекеләр үсәләр
Җәмгыять

Безнекеләр үсәләр

Чувашстанныӊ Урмай авылында туып, укыганнан соӊ безнеӊ якларга килеп Балтач урманчылыгын җитәкләгән Азат Гимадиевныӊ тырышлыгын, үз эшенеӊ остазы булуын тиз күрделәр, Арчага урман хуҗалыгына директор итеп алып та киттеләр.

Менә хәзер Азат тагын эш урынын алыштырган. Ул бүгенге көндә 4 зур район кергән Түбән Кама урман хуҗалыгын җитәкли. Аӊа яӊа эш урынында уӊышлар телибез. Кем белә, бәлки Балтач районында алган эш тәҗрибәсе аны министр дәрәҗәсенә кадәр күтәрер. Һәр солдат генерал булырга хыяллана, дип юкка гына әйтмиләрдер.

Фото: https://yandex.ru/


250

Нет комментариев