Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Бу «Авыл көне»н тиз генә онытып булмас әле

Нөнәгәр авыл халкы туганнары, дуслары белән ял итте

Һәрбер авылның горурланып яшәрлек кешеләре, шәхесләре бар. Бу уңайдан безнең як – табигатьнең күркәмлеге, суының шифалыгы, кошларының моңлылыгы, тавышларының сихрилеге, кешеләренең уңганлыгы белән дан казанган Нөнәгәр җирлеге бәйрәм итте бит әле.

Кешегә яшәргә көч бирүче,  иҗат итәргә илһам бирүче – ул туган ягы, туган җире,  һәркем талпынып кайта туган авылы Нөнәгәргә  диясе килә. 

 Шул уңайдан файдаланып, 12 июль көнне Нөнәгәр авылында  матур, оешкан төстә  "Авыл көне" бәйрәме гөрләп  узды. Авылыбыз көне бәйрәмен - районыбыз башлыгы Нотфуллин Рамил Рашит улы, Балтач районы якташлар җәмгыяте рәисе,  авылыбыз егете Шакиров Фаяз Фәнил улы,  җирле җитәкчеләребез Хәйруллин Фердинанд Нургаян улы, Закиров Илһам Наил улы матур чыгышлары белән башлап җибәрделәр.  Танылган шәхесләребезне, авыл кешеләрен зурлап,  бәяләп, тәбрикләп үтте алар.
Көне дә матур, мәйданы да искиткеч яңартылган, яңа сәхнәләр  әйтерсең лә балкып нур биреп тора. Рәхмәт авыл җирлеге башлыгы Илһам Наил улына,  тырышты бит,  Сабантуй мәйданын матур итеп эшләп чыгарды. Эшләнгән тимер басмалар гомерлек, авыл халкы бу басмалардан чыккан саен рәхмәт укырлар. 
 

Авыл көче,  авыл кешеләре ярдәме белән үткәрелгән бәйрәм искитмәле булды. Шакиров Фаяз ярдәме белән һәм дә якташлар җәмгыяте аша көрәшчеләребезгә ике скутер мотоцикл  бүләк итеп бирелде. Рәхмәт читтә яшәүче, районда яшәүче  авылдашларыбызга,  һәрберсенә  дә,  авылыбыз халкына матди ярдәм иткәннәре өчен аерым зур  рәхмәт.
 

Аларга сәләмәтлек, гаилә бәхете телибез!!! Берсеннән-берсе кызыклы уеннар, яхшы бүләкләр, җыр- бию, сәүдә нокталары, балалар өчен уен атракцоннары һәр кешегә онытылмас рәхәт ял бирде ул көнне.
 Ярышның үзәгендә, алдан ук зур хәстәрлек күреп, аны хәстәрләп, вакытны кызганмыйча, күңел биреп йөрүче авылдашларыбыз байтак. Кемнәр оештырып йөрде, аларга аерым рәхмәт!
Иң сөенечлесе - көне дә көне, бик матур булды. Гүя тырыш  Нөнәгәр авыл халкы туганнары, дуслары белән ял итсен,  диде .
Рәхмәт матур җырлары белән сөендергән авылыбыз сандугачларына, Рәсим Фасыйховка, Фидәил Зарипов төркеменә,  Сабантуй мәйданын гөрләткән гармунчы егетләргә, алып баручыларга, мәдәният хезмәткәрләренә, биюләрен бүләк итүче авылыбыз чибәрләренә, балаларга,  уеннарда катнашучыларга, уеннарны оештыручы шушы җирлек кешеләренә,  рәхмәтнең иң зурысы спонсорларыбызга һәм авылыбыз халкына. 

Туган якны кем сагынмый?
Шул якларга карап кем үкенми?
Көн дә кайтам уйларымда туган якка
Моңнарымны көйгә салам синең хакта...
Кайтыгыз дип пышылдыйлар хәтта үләннәр,
Туган якка сагынып кайта читтә йөргәннәр...

Туган авыл күңелдә иң якты, иң матур балачак, үсмерчак, беренче мәхәббәт хатирәләре белән кешене соңгы сулышына кадәр озата бара. Аягыңда ышанычлы басып торыр өчен туган җир, туганнар, якташлар кирәк. Язмыш бәндәне кайда гына йөртми... Төрле сәбәпләргә бәйле байтак кына авылдашларыбыз читкә чыгып китәләр. Ә бүген авылны сагынып кайтучылар байтак. Алар һәрберсе бу бәйрәмне уздырырга үзләреннән өлеш керттеләр. Исемнәрегезне язмасам да, сезнең һәрберегезгә кылган изге гамәлләрегез меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтсын.
Авылыбыз искиткеч матур,кешеләре эчкерсез, мәрхәмәтле! Әле яши икән авылыбыз - Нөнәгәр, без булдырабыз икән бит диясе килә.  Ярышлар бик матур оешкан төстә җыр, биюләр, уеннар белән үрелеп барды. 
Авылыбыз данын шулай бергәләп кутәрик. Авылыбызның Сабантуй батырларына аерым рәхмәт,  алар нинди матур көрәш алымнары күрсәттеләр. Нөнәгәрнең Сабантуй батырлары авылда гына түгел,  район, Татарстан даннарын яклап йөрүчеләр. Көрәшчеләребез Сабантуй батырларыбыз  Самигуллин Рәдис, Камалов Алмаз,  Бурашов Ислам - без сезнең белән горурланабыз! 

 Бәйрәм тагын да матур, яңгырашлы, алып баручыларнын тавышы авылыбызнын һәр почмагына барып ирешсен очен (5-6 КВ) аппаратура жибәргэн   Раяз Фасыйхов Наил улына да рәхмәтебезне  җиткерәбез. Сез - Фасыйховлар авылыбыз горурлыклары.

Без бергә булганда гына шундый күркәм, матур бәйрәмнәр оештыра алабыз!!!
Киләсе ел Авыл көнендә кабат очрашырга насыйп булсын! 

Зөлфидә Тлякова, Нөнәгәр авылы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл көне