Бүген Чепья авылында яшәүче Гөлнара Гайфуллина гаиләсенә йорт тапшырылды. Ул сугыш инвалиды Лотфулла Гайфуллинның кызы.
Сугыш ветераны Пархода авылында туа. Калининград, Сталинград, Орлов, Белоруссия фронтларында укчы взвод командиры булып хезмәт итә. 1944 елда контузия алганнан соң туган якларына кайта. "Кызыл Октябрь" артелендә рәис урынбасары булып эшли. 1976 елда инфарктан вафат була.
Йортны тапшыру тантанасында район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, җирле җитәкчеләр, "Водстрой" оешмасы директоры Рифат Закиров катнашты. Гөлнара Гайфуллина кунакларны җылы кабул итте. Яңа йортлы иткәннәре өчен җитәкчеләргә рәхмәт белдерде.
Нет комментариев