Медиасабантуйга тагын барыр идек
Күтәренке рух, лаеклы уңышлар белән кайттык
18 июль көнне Байлар Сабасының «Сабантуй» спорт-мәдәни күңел ачу мәйданында республика журналистларының сабан туе узды.
Биредә республикабызда нәшер ителүче барлык газета-журналлар, телевидение, радиотапшырулар алып баручы иҗат коллективлары, блогерлар бер мәйданда күңел ачты, төрле ярышларда көч сынашты.
Безнең «Хезмәт» газетасы журналистлары да соңгы бер-ике елда гына үткәрелә башлаган әлеге сабантуйны көтеп ала, быел да катнашып, газетабызның менеджеры Тәнзилә Габдрахманова кул көрәшендә өченче урынны алды, ә "Азьлане"("Алга«) газетасын нәшер итүче кызларыбыз аркан тартышта икенче урынны яулады. «Азьлане» газетасының бүлек редакторы Юлия Гыйльфанованы гаилә тормышына аяк басуы белән дә тәбрикләп-бүләкләп үттеләр. Әнә шулай, "Хезмәт" ("Азьлане") газетасы журналистлары медиасабантуйдан күтәренке рух, лаеклы уңышлар белән кайтты.
Бик зур рәхмәт Сабадагы коллегаларыбызга, һәрвакыттагыча ялт иттереп оештыралар. Олы рәхмәтебез «Татмедиа» җәмгыяте коллективына, генераль директорыбызга һәм безнең коллективны бәйрәмгә алып барган автобус шоферына!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев