Автомәктәпләр җитәкчеләренә хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр җибәрелгән, хәзер алар карала
Казанда прокуратура «Светофор», «Мотор», «Драйв», «Альбатрос» һәм «Татарстан» автомәктәпләренең эшен тикшерде һәм кайбер хокук бозуларны ачыклады. Бу хакта күзәтчелек органының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Автомәктәпләр хезмәткәрләрне аттестацияләмәгән һәм укытучыларны даими медицина тикшерүе уздырмаган, ә кайбер уку автомобильләрендә ОСАГО полислары юк.
Автомәктәпләр җитәкчеләренә хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр җибәрелгән, хәзер алар карала.
Татар-информ
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев