Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Рифкать Миңнеханов: Ясалма фәһем KDW-2026 форумының төп темасы булачак

2026 елда барлык юнәлешләр ясалма фәһемне гамәли куллану призмасы, технологик суверенитет һәм тармакара кооперацияләр аша каралачак

Ясалма фәһем 2026 елдагы Kazan Digital Week халыкара форумының төп темасы булачак. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«2026 елда барлык юнәлешләр ясалма фәһемне гамәли куллану призмасы, технологик суверенитет һәм тармакара кооперацияләр аша каралачак. Ясалма фәһем монда аерым тема түгел, ә сәнәгать, медицина, мәгариф, транспорт, мәдәният һәм идарәдә процессларны үзгәртә торган горизонталь технология», – дип белдерде Миңнеханов.

Быел эшлекле һәм күргәзмә программасы, һәрвакыттагыча, ун тематик юнәлеш тирәсендә төзеләчәк. Алар интеллектуаль системаларны, мобильлекне, цифрлы индустрияне, мәгарифне, мәдәниятне, сәламәтлек саклауны, авыл хуҗалыгын, транспортны, дәүләт идарәсен, киберкуркынычсызлыкны һәм башка өлкәләрне колачлый.

Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан өчен бу форум зур вакыйга гына түгел, ә фәнни-технологик суверенитетны ныгыту, тикшеренүләрне коммерцияләштерү һәм республиканы цифрлы технологияләр әзерләнә һәм гамәли кулланышка кертелә торган төбәк буларак күрсәтү алымы.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев