Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов 430 нчы полкны «гвардия» исеме бирелү белән котлады

«Барлык сугышчыларга нык сәламәтлек, уңышлар һәм безнең Җиңүгә какшамас ышаныч телим. Гвардия полкы байрагын югары күтәрегез һәм исән-сау өйгә кайтыгыз», - диде Миңнеханов

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 430 нчы мотоукчылар полкы командиры полковник Айдар Бәйрәмгуловны һәм подразделениенең шәхси составын «гвардия» исеме бирелү белән котлады. Котлау тексты «Татар-информ» карамагында бар.

«Барыгызны да «гвардия» дигән мактаулы исем бирелү белән котлыйм. Бу батыр мотоукчылар формированиесенең сугышчан казанышларын тану, сезнең махсус хәрби операция барышында катлаулы сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгыгызны һәм ныклыгыгызны югары бәяләү», – диде Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Рәисе билгеләп үткәнчә, татарстанлылар үзләренең батыр якташлары – җиңүчеләр буынының лаеклы варислары белән горурланалар, алар Ватанга фидакарь хезмәт итү, хәрби һәм гражданлык бурычларына тугрылык традицияләрен дәвам итәләр.

«Барлык сугышчыларга нык сәламәтлек, уңышлар һәм безнең Җиңүгә какшамас ышаныч телим. Гвардия полкы байрагын югары күтәрегез һәм исән-сау өйгә кайтыгыз», - дип өстәде Миңнеханов.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев