Җәмгыять

Татарстан Фәннәр академиясе «Дрон-куркынычсызлык» ассоциациясе белән килешү имзалады

«Дрон-куркынычсызлык» ассоциациясе пилотсыз очу аппаратларын куллану белән бәйле куркынычлардан саклануның бердәм системасын булдыру өчен җитештерүчеләрне, заказчыларны һәм фәнни оешмаларны берләштерә

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм «Дрон-куркынычсызлык» ассоциациясе бергәләп пилотсыз технологияләр белән бәйле юнәлешләрне үстерәчәкләр. Хезмәттәшлек турындагы килешүне яклар «Дрон Экспо 2026» пилотсыз авиация системаларының халыкара күргәзмә-форумы мәйданчыгында имзалады, дип хәбәр иттеләр академиянең макстагы каналында.

Тантанада ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм «Дрон-куркынычсызлык» ассоциациясе идарәсе рәисе Рамил Рәхмәтуллин катнашты.

«Дрон-куркынычсызлык» ассоциациясе пилотсыз очу аппаратларын куллану белән бәйле куркынычлардан саклануның бердәм системасын булдыру өчен җитештерүчеләрне, заказчыларны һәм фәнни оешмаларны берләштерә.

Татар-информ

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев