Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстанда балалар лагерьларында сак постының эш сәгатен 230 сум дип бәяләделәр

Сакланырга тиешле объектлар санын һәм постларның эшләү чорын Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы билгеләячәк

Татарстан Министрлар кабинеты балаларны савыктыру учреждениеләренең террорчылыктан саклануын тәэмин итү буенча хезмәтләр бәясе нормативын раслады.

Документ нигезендә, балаларны савыктыру учреждениеләрендә бер сак постының бәясе сәгатенә 230 сум күләмендә билгеләнгән. Норматив куркынычлыкның беренче, икенче, өченче һәм дүртенче категорияләре оешмаларына тәүлек буе эшләү режимында кагыла.

Документ учреждениегә бер сак посты булуны күздә тота. Сакланырга тиешле объектлар санын һәм постларның эшләү чорын Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы билгеләячәк.

Өстәмә финанслау булганда норматив күләме арттырылырга мөмкин. Муниципаль хакимият органнарына саклау хезмәтләрен сатып алганда билгеләнгән бәяне исәпкә алырга тәкъдим ителде.

Реальное время

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев