Татарстанда балалар приюты өчен 9,26 млн сумлык автобуслар сатып алачаклар
Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 9,26 млн сум тәшкил итә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте
Татарстан Республикасының сатып алулар буенча дәүләт комитеты Чүпрәле һәм Менделеевск районнарында урнашкан балалар һәм яшүсмерләр өчен «Җылы йорт» һәм «Кама таңнары» дәүләт социаль приютларына ике автобус китерүгә электрон аукцион игълан итте. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 9,26 млн сум тәшкил итә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Сатып алу Газель Next a66r33 моделе автобусларын яки учреждениеләр таләпләренә тулысынча туры килә торган эквивалентны күздә тота.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев