Зират безнең мәңгелек йортыбыз. Аны карап, төзек, чиста тоту исәннәр алдында торган изге бурычларыбызның берсе.
Рәхмәт яугыры, авылыбызның мәрхәмәтле ир-атлары Илдар Газыймов, Мөдәррис Ибраһимов, Рафис Бәйрәмов, Равис Хәбибуллин беркем әйтмичә, үзләре башлап, үз исәпләренә зиратта күп төзекләндерү эшләре башкардылар. Илдар керү капкасын ясап куйды, Равис белән Рафис, Мөдәррис зират өен матурлап төрделәр.
Барлык авылдашлар исеменнән бу егетләргә һәм монда ярдәмнәре кергән башка кешеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез.
Фото: http://www.panoramio.com/photo/20109736
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев