Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Алмалы, җимешле, чикләвекле пирог рецепты

Гөлгенә Сабитовадан тәмле пирог рецепты.

Камыры:

100 гр йомшарган сыер мае, 100 мл җылымса су, 1 а. к. чүпрә, 1 а. к. песок, 1 б. к. тоз,  1 йомырка, кирәгенчә он.

Чүпрәне суда җебетеп алырга. Һәм калган әйберләрне кушып камыр басарга. Камырны 30 минут ял иттерергә.

Камыр ял иткән арада: 2 алманы дүрткә бүлеп, кабыгын әрчеп, юкарак телемләргә турарга. Бераз кара җимеш юып турадым, әстерхан чикләвеген турап җибәрдем.

Майланган табага камырны җәеп куярга. Камыр өстенә туралган алмаларны тездем, аның өстенә җимеш, чикләвек сиптем. Өстенә бераз сгущёнка сибеп җибәрдем. Пирогны шулай гына да пешерергә куеп җибәрсәгез була. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә