Гөлнара Фәрхетдиновадан эремчектән шарчыклар рецепты
Аш-су бүлмәсе

Гөлнара Фәрхетдиновадан эремчектән шарчыклар рецепты

Шарчыкларны табынга биргәндә шарчыклар өстенә шикәр пудрасы сибәргә

Камыр өчен:

350 грамм эремчек, 100 грамм шикәр комы, 2 йомырка, чеметем генә ванилин, 10 грамм көпшәкләндергеч, 220-250 гармм он кирәк.

Барасын бергә кушып камыр ясыйбыз. Камыр кулга ябышмаслык булырга тиеш. 

Шарчыкларны сыек майда яки туңмай һәм сыекмай катнашмасында пешерергә.Табынга биргәндә шарчыклар өстенә шикәр пудрасы сибәргә. Тәмле булсын!

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев