Лимон кислотасы белән кыяр тозлыйбыз
1 чәй кашыгы лимон кислотасы салына
Баш-башлары киселгән кыярларны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Банкага кыяр белән бергә берничә кисәк әче борыч, 3-4 түгәрәк кара борыч, берничә кисәк татлы борыч, укроп зонты, чия, карлыган яфраклары, берничә телем кишер, 2-3 тырнак сарымсак салабыз.
Банкаларга кайнар су салып, капкач белән ябабыз һәм 15-20 минут көтәбез. Суны бушатып, кайнатабыз һәм кабат банкаларга тутырабыз. 15-20 минут көтәбез. Кабат кәстрүлгә бушатып, рассол ясыйбыз. Аның өчен (3 литрлы банкага) 1,5 литр суга 4 чәй кашыгы тоз, 8 чәй кашыгы шикәр комы алына.
Рассол 5 минут кайнаганнан соң банкаларга бушатыла һәм 1 чәй кашыгы лимон кислотасы салына (3 литрга 1 чәй кашыгы исәбеннән салырга). Банканы капкач белән каплап, өстенә җылы әйбер ябып куярга.
#ШКрецепт #рецепт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев